Dm C DmТып-тын калган төнге авыл,
C FЙоклый авыл, сүнгән уты.
Dm C DmКайттым сиңа еллар узгач,
C A7 DmХәтер уйный, керми йокы.
Припев:
Gm DmСу буенда, учак яна,
C FКем кабызган ул учакны?
Gm DmТөшсәм әгәр су буена,
C A7 DmТабармын күк балачакны.
Тыныч сулап йоклый авыл,
Йөрим төнге урамында.
Таныш сукмак, таныш кое —
Утсыз да мин күрәм монда.
Припев:
Су буенда учак яна,
Сүнмәс микән таңга чаклы?
Урамыңда, туган авылым,
Табармын күк балачакны.
Хәтерләсәң, онытмасаң,
Мин башканы өмет итмим.
Ялантәпи урамыңда
Уйнап үскән балаң бит мин.
Припев:
Су буенда учак яна,
Хәтирәләр төсле якты.
Кайттым кебек яшьлегемә,
Табармын күк балачакны.
Still looking for the right chords?
Check out another available version of this song.
Check out another available version of this song.
Video
Add a video