Айфара - Ак каен

Werbung entfernen
C G CКүңелләргә сөю килгәч,
C G Am F GЯшәрсен дип язлар саен,
Am GБергә йөргән тау битенә
Am GУтырттык без зифа каен.
Килде кышлар җилләр алып.
Ә мин янып сөя идем.
Шушы каен төбендә син:
«Мин башканы сөям», – дидең.
 
Кушымта:
C G Am F (или G)Ак каен, син яшә, карама син безгә.
F Am GЙөрәгең саф синең. Бирешмә син көзгә
C G Am FАк каен, яшь каен син үлмә, яшә син.
F Am GСинең саф сөюең һәр язда яшәсең.
 
Сөям дидең син башканы
Шаулап куйды зифа каен
Исәнме, дип мин ялгызым
Киләм сиңа һәр көн саен.
Күрдем бүген яфракларын
Коелалар безнең өскә
Нигә әле, ник саргая?
Иртә әле салкын көзгә.
 
Кушымта.
 
Үлә каен, үлә инде,
Рәнҗеп китә инде безгә.
Онытма дип сөюеңне,
Карый кебек минем күзгә.
Килер язлар тау битенә,
Бизәлер ул һәр яз саен.
Тик син генә яшәрмәссең,
Кичер безне, кичер каен.
 
Кушымта.
Fehler melden
Video
 Video hinzufügen
0 Kommentar